Дәвамы: 40 мин

Чыгу елы: 2019

Жанр: фантастика, сугыш, маҗаралар

Тавышлау: күптавышлы (дубляж)

Тәрҗемә: Ирек Хәйрулла, Мәликә Мотыйгуллина

Мандалорлы. 1нче серия

Сериал вакыйгалары "Йолдызлар сугышы: VI эпизод" фильмыннан соң 5 ел узгач башлана. Төп герой — Мандалорлы, ул галәм тышында яши торган кеше аучысы (Педро Паскаль). Ул якларда яшәү кагыйдәләре бик кырыс, Яңа республика кануннары һәм хөкүмәте монда кадәр барып җитми. Элек төп героебыз аристократ гаскәриләр арасында хезмәт итә иде, ләкин еллар узган саен аларның рәтләре әзәйде һәм элеккеге даны югалды. Мандалорлылар — ул куәтле раса, алар көчле, намуслы гаскәриләр тәрбиялиләр, алар арасында Джанго һәм Боба Феттлар да бар иде. Безнең Мандалорлы — гадәти антигерой, ул кайчандыр һавада очып йөрүче егеттән оста кеше аучысына әверелә һәм тормыш юллары аны Гриф Карга (Карл Уэзерс) башлыгындагы Гильдиягә китерә.