Дәвамы: 92 мин

Чыгу елы: 2008

Жанр: мультфильм, гайләви

Тавышлау: бер тавышлы (Булат Шәймиев)

Тәрҗемә: инглизчәдән Булат Шәймиев

Куң фу панда

По исемле авыр гәүдәле, сугыша белмәгән панда гомере буе Куң фу остазы булырга хыяллана. Нәкъ менә "Ярсулы бишлекнең" кыю сугышчылары кебек. Маймыл, Суфый чикерткә, Юлбарыс кызы, Торна һәм Зәһәр елан – аларның һәрберсенең үз сугышу ысулы бар. Поның әтисе, каз, тәмле өй токмачы сатучы кечкенә генә кафеның хуҗасы, улының ниятләренә шикләнеп карый, ул Поны кирәкмәгән хыяллары турында онытып, әтисе кебек эшмәкәрлек белән шөгыльләнер дип уйлый. Тик көннәрдән бер көнне Поның тормышы кинәт үзгәрә. Аҗдаһа сугышчысы булырга хыялланган, тик әшәкелеге өчен моннан мәхрүм ителгән явыз сугышчы Тай Луң (ак барыс) төрмәдән кача. Хәзер инде бөек Куң фу остазы Үгвәй шәһәр халкын яклап, аны үчле Тай Луңның ярсуыннан сакларлык чын Аҗдаһа сугышчысын сайлап алырга тиеш. Остаз Поны сайлагач, ул тырышып әзерләнергә керешә. Аңа беркем дә ышанмаса да, ул сугышу сәнгате серләрен әкренләп ача башлый.