Безнең тәҗрибә! 🏠

🎬Зур кечкенә солдат

⏱ Дәвамы: 96
🗓 Чыгу елы: 2010
🎭 Жанр: тарихи, сугыш, комедия
🎙 Тавышлау: бер тавышлы (Газиз Фәттахов)
📝 Тәрҗемә: русчадан Газиз Фәттахов

Дошманлашкан патшалыклар заманында Кытайны гел сугышлар тетрәтеп торган. Иң көчле патшалык-Цинь калганнарын берсе артыннан берсен басып ала башлаган. Ләкин басып алынмаганнары арасында да сугыш тукталмаган. Лянг һәм Вей сугыш башлап җибәрәләр. Дәһшәтле сугыш барышында ике сугышчы исән кала- яшь асыл затлы Вей гаскәре башлыгы һәм Лянгның гади солдаты-тормыш тәҗрибәсе туплаган һәм дөньяда иң зур теләге-сугышмау булган кеше. Хәзер аңа уңыш елмая-ул яраланган дошман генералын әсирлеккә ала. Әгәр дә ул әсирен үзенең башлыгына җиткерә алса, аны ихтирам, хөрмәт, җир бүлемтеге, ә иң мөһиме-сугышлардан азат булу көтә. Ләкин ике кан дошманга ерак һәм куркыныч араны бергә ничек үтәргә? Берсе-яшь, затлы нәселдән, зур дәрәҗәгә ия, ә икенчесе, озын тормыш кичергәнгә күрә, кызу канлылыгын югалткан һәм җирдә күп эшләнгә күрә, җирне яратмый алмый. Аларның максатлары төрле, ләкин юл аларны берләштерә. Һәркем үз карарын кабул итәчәк, һәм һәркемнең карары-бердәнбер дөресе.