Дәвамы: 125 мин

Чыгу елы: 2002

Жанр: балаларга, мультфильм, аниме, маҗаралар, гаиләви

Тавышлау: бер тавышлы (Лилия Мортазина)

Тәрҗемә: русчадан Лилия Мортазина

Өрәкләр тарафыннан алып кителгәннәр

Чихиро исемле кечкенә кыз әти-әнисе белән яңа өйгә күченә. Ләкин юлда адашып, алар серле буш шәһәрдәге сый мәҗлесенә килеп эләгәләр. Ризыкка кызыгып, кызның әти-әнисе ашый башлый. Бу серле дөньяның борынгы рухлар хакиме Юбаба үзенең сихере белән аларны дуңгызга әверелдерә. Хәзер сихерле җанварлар һәм серле күренешләр арасында берүзе генә калган Чихиро әти-әнисенә куелган мәкерле карчыкның сихерен бетереп, куркыныч өрәкләр патшалыгыннан котылу юлын табарга тиеш..