Дәвамы: 117 мин

Чыгу елы: 2015

Жанр: драма, романтик

Тавышлау: ике тавышлы (Газиз Фәттахов, Фирүзә Шәйхуллина)

Тәрҗемә: русчадан Фирүзә Шәйхуллина

Кыргый бал

"Кыргый бал" фильмы яшь музыкант Барыш һәм аның сөйгәне Фюсун мәхәббәтен тасвирлый. Үзенең киләчәк иң зур мәхәббәтен мигъмарият бүлегендә укучы Барыш университетта очрата. Аның иң яраткан эше-барабан кагу, һәм ул бу өлкәдә шактый алга китә. Ул актив тормыш итә һәм иреклек ярата. Чибәр егетнең аңа гашыйк булып йөрүче бик күп кызлары булса да, Фюсунны күргәч, аның күңеле асты өскә килә. Мәхәббәт аның йөрәгенә давыл кебек килеп кереп, барлык шикләрен һәм икеләнүләрен юкка чыгара. Мәхәббәт белән мавыгырга теләмәгән, укуын әйбәт тәмамлап, киләчәктә чит ил уку йортына керергә карар кылган кызның йөрәген яулап алырга Барыш үз-үзенә сүз бирә. Ул бирешергә җыенмый, чөнки ул бу кыз белән бәхетле булачагын белә. Ләкин бу тормышта бәхет кенә түгел, сөйгәннәр өчен зур сынау булучы проблема һәм кайгылар да очрый.