Безнең тәҗрибә 👋

Татарча фильмнар 🎬

Өрәкләр тарафыннан алып кителгәннәр

Чихиро исемле кечкенә кыз әти-әнисе белән яңа өйгә күченә. Ләкин юлда адашып, алар серле буш шәһәрдәге сый мәҗлесенә килеп эләгәләр. Ризыкка кызыгып, кызның әти-әнисе ашый башлый. Бу серле дөньяның борынгы рухлар хакиме Юбаба үзенең сихере белән аларны дуңгызга әверелдерә. Хәзер сихерле җанварлар һәм серле күренешләр арасында берүзе генә калган Чихиро әти-әнисенә куелган мәкерле карчыкның сихерен бетереп, куркыныч өрәкләр патшалыгыннан котылу юлын табарга тиеш..

Үрмәкүч-кеше

Питер Паркер — гади укучы. Бервакыт сыйныф белән экскурсиягә китеп, ул генетик яктан үзгәртелгән үрмәкүч тарафыннан тешләнә. Күпмедер вакыттан соң егет үзендә кешегә хас булмаган көч һәм җитезлек, һәм, иң мөһиме — диварларда йөри һәм пәрәвез үрә алу мөмкинлекләрен таба. Сәләтләрен көчсезләрне яклауга юнәлтеп, Питер кешеләргә булыша һәм җинаятьчелек белән көрәшә торган үрмәкүч-кеше исемле супергеройга әверелә. Ләкин супергерой булган урында иртәме-соңмы һәрвакыт явыз көчләр дә барлыкка килә...

Зур кечкенә солдат

Дошманлашкан патшалыклар заманында Кытайны гел сугышлар тетрәтеп торган. Иң көчле патшалык-Цинь калганнарын берсе артыннан берсен басып ала башлаган. Ләкин басып алынмаганнары арасында да сугыш тукталмаган. Лянг һәм Вей сугыш башлап җибәрәләр. Дәһшәтле сугыш барышында ике сугышчы исән кала- яшь асыл затлы Вей гаскәре башлыгы һәм Лянгның гади солдаты-тормыш тәҗрибәсе туплаган һәм дөньяда иң зур теләге-сугышмау булган кеше. Хәзер аңа уңыш елмая-ул яраланган дошман генералын әсирлеккә ала. Әгәр дә ул әсирен үзенең башлыгына җиткерә алса, аны ихтирам, хөрмәт, җир бүлемтеге, ә иң мөһиме-сугышлардан азат булу көтә. Ләкин ике кан дошманга ерак һәм куркыныч араны бергә ничек үтәргә? Берсе-яшь, затлы нәселдән, зур дәрәҗәгә ия, ә икенчесе, озын тормыш кичергәнгә күрә, кызу канлылыгын югалткан һәм җирдә күп эшләнгә күрә, җирне яратмый алмый. Аларның максатлары төрле, ләкин юл аларны берләштерә. Һәркем үз карарын кабул итәчәк, һәм һәркемнең карары-бердәнбер дөресе.

Өскә

78 яшьлек мыгырдык Карл Фредриксен тормышы аны урап узып бара дип уйлый. Зур хыялын һәм мәрхүм хатынына биргән вәгъдәсен үтәр өчен, ул, өенә меңләгән шарлар бәйләп, Көньяк Америкага маҗаралар эзләргә очып китәргә уйлый. Ярты миль да узалмый, бер әйбер ачыклана: карт ялгыш кына кечкенә бертуктамый сөйләүче шат күңелле 8 яшьлек Расселны да үзе белән эләктереп киткән..

1+1 Кагылгысызлар

Һәлакәткә очраганнан соң, бай аксөяк Филипп үзен карап торырга бу эшкә иң яраксыз кешене-яңа гына төрмәдә утырып чыккан Дрисс исемле яшь егетне алырга карар кыла. Филиппның кәнәфиеннән тора алмавына карамастан, Дрисс аның салмак кына узучы тормышына маҗаралар дәрте өсти.

Боз чоры

Планетада боз чоры башлана. Барлык диярлек хайваннар көньякка таба күченә башлыйлар. Алар арасында ике очраклы таныш-Манфред исемле мамонт һәм шат күңелле ай-ай Сид. Юл барышында аларга ата-анасын югалткан көчсез кеше баласы очрый. Манфред белән Сид аны кешеләр лагерена илтеп куярга карар кылалар, ләкин анда беркемне дә очрата алмыйлар. Юк, очраталар. Баланы бары тик ау дип санаучы урактешле юлбарысны. Ул аларны хәйләләп, кешеләр кайда киткәнен күрдем һәм юл күрсәтәм дигән булып, үзенең иптәшләре корган тозакка алып китә.

Кыргый бал

Кыргый бал" фильмы яшь музыкант Барыш һәм аның сөйгәне Фюсун мәхәббәтен тасвирлый. Үзенең киләчәк иң зур мәхәббәтен мигъмарият бүлегендә укучы Барыш университетта очрата. Аның иң яраткан эше-барабан кагу, һәм ул бу өлкәдә шактый алга китә. Ул актив тормыш итә һәм иреклек ярата. Чибәр егетнең аңа гашыйк булып йөрүче бик күп кызлары булса да, Фюсунны күргәч, аның күңеле асты өскә килә. Мәхәббәт аның йөрәгенә давыл кебек килеп кереп, барлык шикләрен һәм икеләнүләрен юкка чыгара. Мәхәббәт белән мавыгырга теләмәгән, укуын әйбәт тәмамлап, киләчәктә чит ил уку йортына керергә карар кылган кызның йөрәген яулап алырга Барыш үз-үзенә сүз бирә. Ул бирешергә җыенмый, чөнки ул бу кыз белән бәхетле булачагын белә. Ләкин бу тормышта бәхет кенә түгел, сөйгәннәр өчен зур сынау булучы проблема һәм кайгылар да очрый.

Мандалорлы. 1нче серия

Сериал вакыйгалары "Йолдызлар сугышы: VI эпизод" фильмыннан соң 5 ел узгач башлана. Төп герой — Мандалорлы, ул галәм тышында яши торган кеше аучысы (Педро Паскаль). Ул якларда яшәү кагыйдәләре бик кырыс, Яңа республика кануннары һәм хөкүмәте монда кадәр барып җитми. Элек төп героебыз аристократ гаскәриләр арасында хезмәт итә иде, ләкин еллар узган саен аларның рәтләре әзәйде һәм элеккеге даны югалды. Мандалорлылар — ул куәтле раса, алар көчле, намуслы гаскәриләр тәрбиялиләр, алар арасында Джанго һәм Боба Феттлар да бар иде. Безнең Мандалорлы — гадәти антигерой, ул кайчандыр һавада очып йөрүче егеттән оста кеше аучысына әверелә һәм тормыш юллары аны Гриф Карга (Карл Уэзерс) башлыгындагы Гильдиягә китерә.

Мандалорлы. 2нче серия. Бала

Кунг фу панда. Төргәк серләре

Галәм серләрен кем белә? Кайда һәм кайчан яңгыр явачагын, җилнең никадәр көчле исәчәген, һәм яңа геройның кайда тууын? Ә иң мөһиме-моның барысы да бары тик ялгышлык булырмы? Әллә инде бу күптәннән язылганмы? Моны берничә кадәр вакыт узгач кына белеп булачак. Бу хикәя нәкъ менә шуны тасвирлый. Торна, Маймыл, Ана юлбарыс, Суфый чикерткә һәм Еланның чит-ятлардан тиңе булмаган Ярсулы Бишлеккә әверүләре турында.

Куң фу панда

По исемле авыр гәүдәле, сугыша белмәгән панда гомере буе Куң фу остазы булырга хыяллана. Нәкъ менә "Ярсулы бишлекнең" кыю сугышчылары кебек. Маймыл, Суфый чикерткә, Юлбарыс кызы, Торна һәм Зәһәр елан – аларның һәрберсенең үз сугышу ысулы бар. Поның әтисе, каз, тәмле өй токмачы сатучы кечкенә генә кафеның хуҗасы, улының ниятләренә шикләнеп карый, ул Поны кирәкмәгән хыяллары турында онытып, әтисе кебек эшмәкәрлек белән шөгыльләнер дип уйлый. Тик көннәрдән бер көнне Поның тормышы кинәт үзгәрә. Аҗдаһа сугышчысы булырга хыялланган, тик әшәкелеге өчен моннан мәхрүм ителгән явыз сугышчы Тай Луң (ак барыс) төрмәдән кача. Хәзер инде бөек Куң фу остазы Үгвәй шәһәр халкын яклап, аны үчле Тай Луңның ярсуыннан сакларлык чын Аҗдаһа сугышчысын сайлап алырга тиеш. Остаз Поны сайлагач, ул тырышып әзерләнергә керешә. Аңа беркем дә ышанмаса да, ул сугышу сәнгате серләрен әкренләп ача башлый.

Куң фу панда (дубляж)

Монгол

Монгол мәкалендә: "Зәгыйфь баланы кыерсытма, ул юлбарыс баласы булып чыгарга мөмкин", — дип әйтелә. Чыңгызхан, ярты дөнья хөкемдары булырга язган Темуҗин исемле кечкенә малай ачлык, түбәнсетү һәм коллык аша уза. Аңа хыянәт итәләр, аның артыннан ауга йөриләр, аны җәзалыйлар. Шуңа карамастан ул исән кала. Аның көч-акылы һәм яшәү теләге гади кешеләрнеке кебек кенә булмаган. Аңа һәрчак беренче яраткан хатыны Бөртегә карата торган мәхәббәт ярдәм иткән.

Яңа заманалар

Яңа заманалар" дигән комедик мелодрама күренекле режиссер һәм актер Чарльз Чаплинның соңгы "сүзсез" фильмы. Бөек депрессия дәвам иткән вакытта зур шәһәрләрдә тормыш агымы көчәя генә бара, прогресс бер урында таптанып тормый һәм тирә-юндәге һәр нәрсәне үзгәртә. Бу фильмда кечкенә Сукбай тормышы тасвирлана. Йөзләгән калган эшчеләр кебек үк ул заводта көне буе бертөрле эш эшли-гайкалар кыса. Ләкин конвейер җитәкчесе эшчеләреннән кәнәгать түгел, ул конвейер тизлеген арттырырга кушып тора. Үз эшен эшләп өлгерергә тырышкан Сукбай үзенең барлык адәм көчен югалтып, акылдан яза. Юләрләр йортыннан чыкканнан соң, ул яңа, кызыклы, күркыныч һәм дә романтик маҗараларга эләгә. Тормыш Сукбайга төрле сюрпризлар әзерли: яхшысын да, начарын да. Ләкин ул киләчәккә туры карап атлый һәм бернәрсәдән дә курыкмый. Бу фильм Чарли Чаплинның иң яхшы эшләренең берсе итеп таныла һәм саклануга АКШның Милли Фильмнар Исемлегенә кертелә.

Ай-йолдызның эзеннән

Төрекләрнең Татарстан, татарларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм тарихы турында төшергән документаль фильмнары. Фильмда Казан һәм Болгардагы матур урыннарны күреп була.